ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Дагыстан мөфтие: Татарстанда әзерләнгән тәфсиргә рецензия язуы - олы дәрәҗә

29 май 2019, 20:02 , Фото: dumrt.ru

Дагыстан мөфтие: Татарстанда әзерләнгән тәфсиргә рецензия язуы - олы дәрәҗә Абдулаев нәзарәт үтенечен бик теләп һәм әлеге олуг вазифаны бик зур ышанычлы дәрәҗә тапшырылу буларак кабул итте.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Дагыстан Республикасы мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев җитәкчелегендәге делегация булды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Делегация составына шулай ук Дагыстан ислам университеты ректоры Мөхәммәд Абдулаев, Дагыстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, ТРда Дагыстан якташлык җәмгыятенең рухи-әхлакый бүлек мөдире Шамил Корбанов керде. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алдылар.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кунакларга Татарстан мөфтиятенең оешу тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп узды. Үз чыгышында мөфти урынбасары шулай ук татар халкының 1917 елгы революциягә кадәр нәшер ителгән бай дини мирасына һәм рухи мәдәният үзенчәлекләренә дә тукталып үтте.

Очрашу барышында Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин кунакларга Нәзарәт исеменнән бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте – берничә ел дәвамында әзерләнеп килгән Коръән тәфсиренә Дагыстан мөфтияте тарафыннан рецензия әзерләү турында. Мөфти Әхмәд хаҗи Абдулаев бу үтенечне бик теләп һәм әлеге олуг вазифаны бик зур ышанычлы дәрәҗә тапшырылу буларак кабул итте.

“Әлбәттә, без бу кадәр зур хезмәт кергән эшкә төзәтүләр кертмәбез, шулай да кайбер тәкъдимнәребезне язмача җиткерербез. Мөфтиятебезгә бу эш йөкләнүне безгә карата ышанычлылыкның көчле булуы буларак бәялибез”, - диде Абдулаев.

Очрашу бүләкләр алмашу белән дәвам итте. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Татарстан мөфтияте барлык дөньякүләм стандартларга туры китерелеп бастырган Коръән басмасын, шулай Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруындагы аудиоязмасын бүләк итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10