ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиялеләргә социаль челтәрләрдә ялга китүләре турында сөйләмәскә киңәш ителә

29 май 2019, 19:12

Түбән һәм иң югары катлардагы фатир хуҗаларына күп катлы йортларның тәрәзәләрен рәшәткәләр белән җиһазландырырга тәкъдим ителә.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Росгвардия белгечләре россиялеләргә мөмкин булган җинаятьләрне кисәтү өчен булачак яллар турындагы мәгълүматны таратмаска киңәш итә. Бу турыда “Интерфакс” яза.

"Планлаштырылган сәфәрләр турында танышларга, шулай ук социаль челтәрләрдә сөйләргә кирәкми. Бу мәгълүматтан чит кешеләр файдалана ала", - диде Россия Милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак баш идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Александр Грищенко.

Шулай ук ул түбән һәм иң югары катлардагы фатир хуҗаларына күп катлы йортларның тәрәзәләрен рәшәткәләр яки рольставнялар белән җиһазландырырга тәкъдим итә.

"Пыялаларның ватылуын яки тәрәзә рамнарын сыгуны хәбәр итә торган корылма урнаштырырга да мөмкин", - дип өстәде башлык.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10