ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда кулына яшь бала тоткан килеш машина йөрткән анага штраф салганнар

29 май 2019, 18:06

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре ана кешенең балаларны машинада утыртып йөрү кагыйдәләрен бозуын ачыклаган.

(Чаллы, 29 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы прокуратурасы «Едем с сынулей» видеоролигы героинясы өчен җәза билгеләгән. Видеода хатын-кыз руль артында, кулында яшь бала, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Прокуратура хезмәткәрләре Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаева социаль челтәргә куйган шау-шу куптарган видеороликны өйрәнгән. Ана кешенең балаларны машинада утыртып йөрү буенча юлда йөрү кагыйдәләрен бозуын ачыклаган.

Прокуратура Агина Алтынбаеваны административ җаваплылыкка тартуны таләп иткән. Нәтиҗәдә бу ханым 3 мең сум күләмендә штраф түләячәк.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллыда яшәүче ханымны кулына яшь бала тоткан килеш машина йөрткән өчен хөкем итүләре турында хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10