ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Юрий Венедиктов тиешсез урында су коенучыларны штраф хакында кисәтте

29 май 2019, 17:03 , Фото: Султан Исхаков

Юрий Венедиктов тиешсез урында су коенучыларны штраф хакында кисәтте Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы республикада быел тәртип бозу очраклары инде теркәлүен белдерде.
(Казан, 29 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен закон тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган. Штраф күләме һәм тәртип бозучылар хакында бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. 
 
Республикада халык күпләп ял итә торган 215 урын коткаручылар тарафыннан контрольгә алынган. Аларны көн саен патруль группа тикшереп торачак. Максатлары - профилактика һәм тыелган урыннарда су коенуны булдырмау. 
 
"Тиешсез урында су коенучылар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр", - диде баш инспектор журналистлар белән очрашу барышында. 
 
Узган ел су коену сезонында, тиешсез урында су кергән өчен 785 гражданин җаваплылыкка тартылган. 
 
"Кичә коткаручылар Түбән Кама районында һәм Чистай районында рөхсәт ителмәгән урында исерек килеш су коенган ике кешене ярга чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Билгеле инде, аларга карата беркетмә төзелде", - дип хәбәр итте Юрий Венедиктов. 
 
  • Татарстанда су коену сезоны 1 июньнән 30 августка кадәр билгеләнгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10