ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Без халыкның активлыгын күрдек

29 май 2019, 13:08 , Фото: Владимир Васильев/архив

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Без халыкның активлыгын күрдек 2016 елда алдан тавыш бирүгә килүчеләр 1 процент булса, быел барлык теркәлгән сайлаучыларның 13,6 проценты катнашкан.

(Казан, 29 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризда халык активлыгы артуын билгеләп узды. Бу хакта ул бүген парламентның Президиум утырышында әйтте.

“Бердәм Россия” линиясе буенча башлангыч тавыш бирү төгәлләнде, кичә нәтиҗәләр ясалды, исемлекләр басылып чыкты. Без халык активлыгының үсешен күрдек. 2016 елда Дәүләт Думасы депутатлары буенча явка 1 процент булса, быел барлык теркәлгән сайлаучыларның 13,6 проценты башлангыч тавыш бирүгә кызыксына күрсәткән”, - диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, башка сәяси партия вәкилләре дә моның мөһимлеген, кирәклеген әйтә. “Без дә шул хакта уйлыйбыз”, диләр”, – ди ул.

“Бердәм Россия” сайлау кампаниясен рәсми рәвештә игълан ителгән сайлауларга кадәр өч ай алдан башлады. Бу халык белән элемтә, иң мөһиме, депутатлыкка кандидатлар белән халыкны борчыган проблемаларны өйрәнүнең әйбәт формасы”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10