ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсе карала

29 май 2019, 11:54 , Фото: Рамиль Гали/архив

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсе карала Парламент утырышында, “Хөкүмәт сәгате” кысаларында, халыкның су объектларында һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сүз барачак.

(Казан, 29 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел бишенче чакырылыш Дәүләт Советы вәкаләтләре үз көченнән чыга. Шул сәбәпле, 5 июньдә парламентның 48нче утырышында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсе каралачак.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ТР Конституциясенең 75 маддәсе һәм Татарстан Сайлау кодексының 87 маддәсе нигезендә, ТР Дәүләт Советы сайлаулары Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнүен искәртте.

“Закон буенча тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе санала. Сайлау көнен билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртә булмыйча һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш”, - диде.

Утырышта, шулай ук, Хисап палатасының 2018 елгы эшчәнлеге турында отчет тыңланачак. Шулай ук депутатлар Дәүләт хезмәт инспекциясе эше турында мәгълүмат белән танышачак. “Хөкүмәт сәгате” кысаларында Татарстан Хөкүмәтенең халыкның су объектларында һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә эше турында сөйләячәкләр.

Көн тәртибендә, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче нәтиҗәләре турында доклад тәкъдим ителәчәк. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм экология министрлары чыгыш ясар дип көтелә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сессиядә нәкъ менә министрлар булуын сорады. Лилия Маврина әйтүенчә, утырышка 150 кеше чакырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10