ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы 5 июньдә узачак

29 май 2019, 11:33 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы 5 июньдә узачак Утырышның көн тәртибенә 28 сорау кертелә.

(Казан, 29 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 48нче утырышы 5 июньдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышка әзерлек 90 процент дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. Ул комитет утырышларыннан һәм башка документлар 5 июньгә кадәр кабул ителәчәген әйтте.

Утырышның көн тәртибенә 28 сорау кертелә, алар арасында Татарстан Республикасының 13 закон проекты, шул исәптән 3 закон проекты икенче укылышка әзерләнгән. Болар “ТР административ-территориаль корылышы турында” Законга үзгәрешләр кертү турында, “ТР Хисап палатасы турында” Законга үзгәрешләр кертү турында, “Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Законга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары.

2018 елда Татарстан бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта каралачак. Шулай ук, депутатлар “Китапханәләр һәм китапханә эше турында” закон проектын беренче укылышта карарга җыена. Муниципаль хезмәт турында кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта карау тәкъдим ителә.

Шулай ук, “Оешмалар милкенә салым турында”, “Дәүләт милкен приватизацияләү турында”, “Татарстанда ветеринария эше турында”, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” закон проектлары беренче укылышка чыгарыла.

Комитетлар федераль закон проектларын кертү буенча Дәүләт Думасына өч закон инициативасын әзерләгән. Алар торак пунктның бер өлешендә үзара салым буенча гражданнар җыенын уздыру, закон тарафыннан түләүле парковкалар тыелырга мөмкин булган биналарга һәм объектларга якын торган территорияләр чикләрен билгеләү, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына кагылышлы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10