ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә ялган аракы эчемлекләренә тыю кертергә тәкъдим иттеләр

29 май 2019, 10:41

Мондый тыю кертелгән очракта алкогольсез коктейльләр якынча 40 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиядә аз градуслы коктейльләрнең тәме булган сыра эчемлекләрен җитештерүне тыярга тәкъдим иттеләр. «Россия таянычы» («Опора России») Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы тиешле хатны Россия Финанс министрлыгына юллаган. Бу хакта «Известия»газетасы яза.

Инициатива сыра һәм шәраб эчемлекләрен ароматик матдәләр кушып әзерләгәндә, алар башка алкогольле продукция белән охшаш булганда куллануны тыюны күздә тота.

«Россия таянычы» вәкиле сүзләренә караганда, әлеге чара базарны ялган -«псевдопродукция»дән, мәсәлән, ром-кола һәм джин-тоник тәме булган эчемлекләрдән арындырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер сыра эчемлекләренә акциз бер литрга 21 сум тәшкил итә. Ә 9 градуска кадәр алкогольле продукция җыемы сусыз спиртның бер литрына 418 сум булган кадәр тигез. Моннан тыш, азалкогольле продукциясе җитештерүчеләргә лицензия алырга кирәк.

Сыра һәм эчемлекләр җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Елена Цветкова бәяләвенчә, тыелган очракта, аз градуслы коктейльләр якынча 40 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10