ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эш башлаучы һәм булачак татар эшкуарларын Мәскәү татарлары Штабы ифтары җыйды

29 май 2019, 10:23

Киләчәктә «Масштаб» эшлекле клубы Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе белән актив хезмәттәшлек алып барырга планлаштыра.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Яңа эш башлаучы һәм булачак татар эшкуарларын «Масштаб» эшлекле клубы ифтары җыйды. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь татарлар алдында Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе (МАИБ) вәкилләре Мөхәммәд Сәгыйзов һәм Мәскәү мөфтияте казые Илнур хәзрәт Гайнетдинов чыгыш ясады. Спикерлар хәләл бизнес нигезләре турында сөйләделәр.

Клуб ифтары барышында яшь эшкуарларга Штаб лидеры Рөстәм Ямалиев та мөрәҗәгать итте.

«Безнең беренчел максат – яшь татар эшмәкәрләрен тәрбияләү. Татарлар өчен Бизнес һәм демография иң актуаль мәсьәлә. Безнең киләчәк моңа бәйле. Киләчәктә яшь эшкуарлар татар милләтен инвестицияләрләр дип ышанам», – дип аңлатты Штаб лидеры Рөстәм Ямалиев.

Рөстәм Ямалиев билгеләп үткәнчә, Мәскәү татарлары Штабының чираттагы ифтарында булачак татар җитәкчеләре, министрлар, депутатлар, меценатлар утырган. «Форбс» журналына татарлар күбрәк эләккән саен, милләтебез өчен дә яхшырак булачак. Чөнки уңышлы татарлар Россиядә татар мәсьәләсен алга сөрәчәк һәм хәл итәчәк», – дип эшкә өндәде яшь эшкуарларны Рөстәм Ямалиев.

Киләчәктә «Масштаб» эшлекле клубы Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе белән актив хезмәттәшлек алып барырга планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10