ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Әлки районы Иске Әнҗерә авылы балаларына авылдашлары велосипед бүләк иткән

29 май 2019, 08:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы Иске Әнҗерә авылы балаларына авылдашлары велосипед бүләк иткән Бу зур бүләккә быел 1нче сыйныфка керәчәк сабыйлардан башлап 9 нчы сыйныфта укучыларга кадәр барлык балалар ия булган.

(Әлки, 29 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Иске Әнҗерә авылында Азат Мәҗитов 25 балага велосипедлар бүләк иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу зур бүләккә быел 1нче сыйныфка керәчәк сабыйлардан башлап 9 нчы сыйныфта укучыларга кадәр барлык балалар ия булган.

“Балаларның шатлыгының чиге юк, әти-әниләр дә бик сөенде. Авылга ямь кереп, җанланып китте. Мәктәбебезгә, авылыбызга һәрдаим ярдәм итеп торучы игелекле авылдашыбыз Азат Илгиз улына рәхмәтебез зур”, - дигән Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10