ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә кичке мәктәп директоры "үле җаннар" өчен хезмәт хакы алып барган

29 май 2019, 00:00

Муниципаль бюджетка китерелгән зыян 1,3 млн сумнан артып киткән.

(Әлмәт, 29 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 58 яшьлек элеккеге кичке мәктәп директорын хөкем иткәннәр. Ул “үле җаннар” өчен 7 ел хезмәт хакы алып барган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Билгеле булганча, 2008 елның сентябрь аеннан 2015 елның апреленә кадәр директор  хезмәт урыныннан файдаланып биш “үле җанны” эшкә урнаштырып, аларның хезмәт хакын үзе алып барган булган.

Шулай итеп, аның муниципаль бюджетка китерелгән зыян 1,3 млн сумнан артып киткән булган. Әлеге ханымны 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10