ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ студентлары өчен яңа тулай торак төзергә җыеналар

28 май 2019, 20:48 , Фото: архив/Рамиль Гали, tatarstan.ru

КФУ студентлары өчен яңа тулай торак төзергә җыеналар
 Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларына абитуриентлар арасында ихтыяҗ зур булуын да әйтте.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында КФУ студентлары өчен 8-9 мең кеше сыйдырышлы яңа тулай торак төзергә планлаштыралар. Бу хакта Гомумхалык фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелеваның региональ экспертлар белән очрашуы кысаларында КФУ ректоры Илшат Гафуров сөйләде.

«Бүген Казанда якынча 8-9 мең кешегә исәпләнгән тулай торак проектлана. Бу тулай торак, әлбәттә инде, университет милке булмаячак, әмма ул аңа билгеле бер шартларда биреләчәк», — дип билгеләп үтте спикер.

Заседание Межведомственного координационного совета по реализации Концепции развития и реализации интеллектуально-творческого потенциала детей и молодежи Республики Татарстан "Перспектива". Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Илшат Гафуров шулай ук Татарстан югары уку йортларына абитуриентлар арасында ихтыяҗ зур, шуңа күрә яңа тулай торак төзү мәсьәләсе аеруча актуаль, дип өстәде.

«Бүгенге көндә Казанда һәм, гомумән, республикада булган югары уку йортларына ихтыяҗ бик зур. Читтән шактый күп студентлар килә. Димәк, алар яшәү урынына мохтаҗ. Тулай торак төзү мәсьәләсе һәрвакыт күтәрелә. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының аерым программасы да бар, шул ук вакытта республика Президенты карары да бар», — дип өстәде Илшат Гафуров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10