ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге стипендия булдырылган

28 май 2019, 23:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге стипендия булдырылган Стипендияне тапшыруны "Түбән Кама нефтехим" предприятиесе җитәкчелеге гамәлгә ашыра.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Быел Түбән Камада алты студент утызар һәм иллешәр мең сум күләмендә стипендиягә ия булган. Киләчәктә мондый стипендияне һәр елны тапшырырга уйлыйлар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Стипендиатлар сәнәгать тармагы өчен кирәкле профильле учреждениеләрдә – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә һәм химия-технология институтында белем ала. Лемаев стипендиясен тапшыруны "Түбән Кама нефтехим" предприятиесе җитәкчелеге гамәлгә ашыра.

Стипендиатларның бер өлешен Химиклар көне уңаеннан оештырылган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантанада бүләкләгәннәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10