ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ничек сакларга сине, авыл? - "Ватаным Татарстан"

28 май 2019, 20:12

Соңгы 80–100 елда Татарстанда 1200 авыл картадан югалган.

(Казан, 28 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Зөһрә Садыйкова, Гөлсинә Хәбибуллина). Россиядә ел саен меңнән артык авыл юкка чыга. Татарстанда соңгы 80–100 елда 1200 авыл картадан югалган. Күптән түгел Татарстан Югары Советы­ның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышында, республикада инде яшәеш тукталган 47 авыл исәптә тора, дисәләр, туган якны өйрәнүчеләр, бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин, ди.

Бүген комсомол алымы эшләми

Әле бит болар бөтенләй яшәүдән туктаган авыллар гына. Кеше саны аз калган, үлемгә дучар ителгәннәре Россия күләмендә тагын да күп. Татарстанда да авыллар картая. Эреләндерү, опти­мальләштерү сәясәте нәти­җәсез калмый, алар авыллар язмышында турыдан-туры чагылыш таба.

Бүген авылларда яшәү­челәр генә моның белән килешергә теләми. Сәясәтне дә, авылдан шәһәргә агылучы яшьләрне дә аңлап бетер­мәүчеләр күп. Юкса бу инде бүгенге генә проблема түгел. Элек тә яшьләр шәһәр­гә тартылган. Аларны туктату өчен ул чактагы урыннардагы җитәкчелек комсомол юлламасы белән дигән “битлек” астында чыгарылыш укучыларын сыйныфлары белән авылда мәҗбүри калдыру адымына барган. Документларын бирмәү, рөхсәтсез кит­кәннәрнең әти-әнилә­ре­нә “көн күрсәтмәү” ише за­лим­лекләр дә күп кылынган. Шушы алым дәвам иткән елларда авылларда кадрлар белән проблема булмаган, мәҗбүрият ничектер гадәти төсмер алган (әле дә шул елларда калучылар – төп көч). Дөрес, “чыбыркы” янә­шә­сен­дә “прәннек” тә кулланыл­ган: авылда калучы яшьләргә мөмкинлекләр дә, өстенлек­ләр дә булдырырга тырыш­кан­нар, авыл саен кибетен, мәктәбен, клубын, колхоз үзәкләренә балалар бакчалары төзегәннәр, аларга дип төзелгән фатирлар белән яңа урамнар да барлыкка кил­гән...

Башка районнар белән чагыштырганда Балтачта әле дә хәлләр түзәрлек, авыллар төзек, юк-юкта яшьләр дә калмый түгел. Кайтучылар да бар. Әм­ма инде соңгы елларда бу проблема биредә дә сизелә башлады. Район, авыл җи­тәкчеләрен дә шактый борчуга сала бу хәл. Күптән түгел урыннардагы җитәк­челәр, яшьләр, активистлар катнашында шушы темага зур сөйләшү дә үткәрделәр. Бер­гәләшеп, ни өчен яшьләр авыл­да калырга теләми, аларны ничек калдырырга, кайтарырга, дигән сорауга җавап эзләделәр. Ниятләре, фикер-тәкъдимнәрне өй­рә­неп, конкрет чаралар күрү иде.

Башта ук шунысын әйтим: сәгатьләр буе барган бу сөй­ләшүдән әзер рецепт табылмады. Хәер, юк та бугай андый рецепт. Фикерләр төрле булган кебек, аны чишү юллары да төрле, ахрысы.

“Безнекеләр – үзебезгә”

Гаҗәп бит, бер авылда нинди генә мөмкинлекләр булса да, яшьләр калмый. Шул ук вакытта шул ук авыл янәшәсендә бер үк шартларда диярлек яңа урамнар барлыкка килә.

– Бездә элекке гадәтләр югалмады, авылыбыз егет­ләре күбрәк үзебез­некеләр бе­лән гаилә кора, читтән алып кайтучылары, үзләре читтә эш­ләүчеләр дә йортны авылда җиткерә, әнә шундый яшь гаиләләребез белән соңгы елларда гына өр-яңа бер урам барлыкка килде, – ди район­ның бердәнбер мари авылы булган Улисьял старостасы Валентин Максютов. – Бездә халык җирдән аерылмады, бер сәбәп, мө­гаен, шундадыр.

Бу урында Кукмара районындагы Пчеловод авылын да мисалга китерәсе килә. Без инде әлеге искитмәле керәшен авылы кешеләренә сокланып, берничә тапкыр яздык. Аларда да нәкъ Улись­ялдагыча: бар халык эшле, шөгыльле, кызлар үз авылы егетенә кияүгә чыга, егетләр үз авылы кызына өйләнә... Нәтиҗәдә олы юлның теге ягында инде икенче Пчеловод барлыкка килә...

– Без авылларда очрашкан саен шушы теманы кузгатабыз. Яшьләр еш кына, калыр идек, авылда эш юк, ди­ләр. Шул ук вакытта районда 200гә якын вакансия бар. Безгә бигрәк тә төзелешкә, авыл хуҗалыгына эшчеләр җитми. Юкса төзелеш – шактый акчалы тармак, авыл хуҗалыгында да хәлләр начар димәс идем. Районга ки­рәк булган һөнәрләр буенча укытмыйбыз, балалар дөрес һөнәр сайласын өчен дөрес юнәлеш бирү җитми, – ди район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов.

– Миңа калса, мәктәптә үк һөнәр бирү юнәлешен кө­чәйтергә кирәк. Укытучылар үзләре үк имтиханнарга тырышып әзерләнергә куша, нәрсә, авылда каласыгыз киләмени, дип куркыта. Балаларны кечкенәдән авыл хуҗалыгы предприя­тиелә­ренә, эш урыннарына экс­кур­­сияләргә алып бару да нәтиҗәле булыр иде. Алар анда бүген нинди шартларда эшләүләре турында белми дә бит. Дөрес, бу очракта алда барган, шартлары булган, эш тиешенчә оештырылган урынга алып барырга ки­рәк­тер, – дип үз фикерен белдерә Ләйсән.

“Егерме булса, җитәр иде”

“Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәй­руллин унбишенче ел рәис булып эшли. Аңа кадәр шәхси эшмәкәр булган.

– Без Нөнәгәр мәктәбендә укыганда мәктәпнең иске генә “ДТ” тракторы бар иде. Ел буе шуның белән мәш килдек. Мәктәпне тәмамлаганда механизатор таныклыгы алуыма шундый сөенгән идем. Хәзер балалар мәктәп елларында техниканы күрми дә. Аларда бу кызыксыну каян килсен? Авылда яшьләр калмауда эш урыннары, тиешле шартлар булмауны бер сәбәп итеп күрсәтәләр. Бездә, мә­сәлән, теләгән кешегә эшнең беткәне юк, һаман киңәябез, зураябыз, әйтик, бүген 1000 башлык савым залы булган ферма төзелә. Эшчеләр дә, яшь белгечләр дә кирәк. Бер дигән фатир салып куйдык. Киров өлкәсен­нән ирле-хатынлы белгечләр килде. Хуҗалык белән таныштырдык, балалар бакчасын, мәк­тәпне күрсәттек. Аларның бер­се – элеккеге рәис өе, икенчесе – Киров өлкәсен­нән моннан фәләнчә ел элек күчереп салынган бина. Шуларны күрделәр дә: “Монда бит безнең балаларга бернинди уңайлыклар юк”, – дип китеп бардылар. Дөрес, алардан соң тагын бер гаилә күченеп яши башлады. Мин аларга яңа бакча һәм мәктәп вәгъдә иттем... Авылларда яшьләрне менә шушындый шартлар тудырмыйча, калдырып, кайтарып булмый. Сүз уңаеннан, быел гына авылыбызга өч гаилә күченеп килде, әле тагын килергә җыенучылар бар. Хезмәт хакы да бу очракта шактый зур роль уйный. Мин эшкә килгән яшь белгечтән: “Күпме хезмәт хакы кирәк?” – дип сорыйм. “Егерме булса, җитәр иде”, – диләр. 24 мең сум түлибез. Бу исә гомере буе эшләгән белгечләрдә бераз ризасызлык тудыра инде, аларны да аңлап була, әмма яшьләрне башкача кызыктырып булмый, – ди ул.

“Шәһәр һәм клуб ерак, хезмәт хакы аз”

Әлеге гаять четерекле мәсьәләгә карата респуб­ли­каның башка районнарында яшәүчеләрнең дә фикерлә­рен белештек. Алар да шул ук сүзләрне кабатлый. Мәсәлән, Азнакай районының Мәнә­вез авылында яшәүче өч бала әнисе, мәдәният йорты директоры, районның иң актив кешеләренең берсе Гөлназ Исламова фикеренчә, яшь­ләр­гә шәһәрдәге кебек үк шартлар тудырырга, инфраструктураны үстерергә ки­рәк.

– Мин – җаным-тәнем бе­лән туган ягыма береккән кешемен. Шуңа күрә Казанда укуны тәмамлау белән үк авылга кайтып төпләндем. Шушы авыл егетенә кияүгә чыктым. Ул да хәзерге вакытта Мәнәвездә эшли. Бүген авылда да рәхәтләнеп яшәргә мөмкинлекләр күп, дәүләт тә төрле яклап ярдәм итә. Мин дә, яшь белгеч буларак программада катнашып, миллион сум акча алдым. Аңа йорт салып кердек. Димәк, яшь­ләр­гә мөмкин кадәр күбрәк кызыксындыру чараларын уйлап табарга, мәктәпләрне торгызырга кирәк. Бала саны аз булса да, балалар бакчасы, башлангыч мәктәпләр ябылмасын иде. Ул үз авылында укыса, туган нигезе белән бәйләнеше көчлерәк булыр иде, – ди ул.

Әлмәт районының Бишмунча авылы җирлеге башлыгы, 33 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өчен тырышып йөрүче Минфаяз Илалов әйтүенчә, бу – чыннан да, актуаль һәм һәр авыл кешесен борчый торган мәсьәлә.

– Яшьләр авылда калмый, чөнки хәзер аларны торак белән тәэмин итү программалары да юк. 2013 елда авылга мал табибы булып яшь егет кайткан иде. Тырышып-тырышып карасак та, менә шул булдыклы егетне йорт белән тәэмин итә алмадык. Соңгы елларда аннан башка бер генә белгеч тә кайтканы юк. Мәктәп укучылары, уку йортларын тәмам­лаучылар белән сөйләшеп-сөйләшеп карыйбыз да, кызыксыну күрмибез. “Шәһәр һәм клуб ерак, хезмәт хакы аз”, – дип әйтәләр. Авыл халкының күбесе күпләп мал асрап, җиде-сигез сыер савып, сөт саткан акча белән тормыш алып бара. Дөресен генә әйткәндә, әгәр һаман да шулай дәвам итсә, мин авыл­ның киләчәген күрмим. Инвесторлар җирләрне ала, ләкин берни дә утыртмый. Маллар да юк. Тугайлар, су буйлары буш. Авыл ягына караш төптән үзгәрергә тиеш. Авыл хуҗа­лы­гы гына яшь­ләрнең мән­фәгатен канәгать­ләндерми. Яшьләр өчен яңа программалар булдырырга кирәк. Моннан тыш, мәктәп­ләрне кыскарту, яңа төрле салымнар – барысы да авыл­ларның килә­чәгенә балта белән суга торган гамәлләр инде, – дип көрсенә Минфаяз Илалов.

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, авылларны саклап калыр өчен “авылча тормыш рәвеше”н югалтмаска кирәк.

– Моңа гаилә, аның яшәү һәм эшләү рәвеше, социаль объектлар булуы, торак бе­лән тәэмин итү керә. Ләкин ул кайчандыр әби-бабай яшә­­гән йорт та, ипотекага алынган фатир да булмаска тиеш. Һич югы 5–10 ел эш­ләгәннән соң бала-чагасы бе­лән үзенә кала торган шартларда би­релсә яхшы. Аннан соң, авылны саклап калуда авыл ху­җалыгы продукциясе бәялә­ренең тотрыклы булуы да зур роль уйный. Димәк, авыл халкын, яшьләрне кызыксындыру чараларын уйлап табарга кирәк, – диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10