ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Пенза өлкәсендәге Индеркә авылында хатын-кызлар ифтары оештырганнар

28 май 2019, 19:03

"Мөселман хатын-кызлары үз гаиләсе, җәмәгате һәм балалары өчен генә түгел, мөселман өммәте өчен дә терәк булып торалар", - дигән Гөлсем Бибарсова.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 23 майда Пенза өлкәсенең Сосновоборский районындагы Индеркә авылы җирле кафесында хатын-кызлар ифтары узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ифтарда хөрмәтле кунаклар арасында «Энҗе» мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсем Бибарсова һәм оешма активистлары да бар иде. Гөлсем Бибарсова оештыручыларга рәхмәт белдергән, күп чараларда актив катнашкан Индеркә мөслимәләре эшен югары бәяләгән.

Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм хатын-кызлар оешмасы исеменнән Гөлсем Бибарсова Наилә Сайгановага актив тормыш позициясе, нәтиҗәле хезмәте, мөселман өммәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырган.

«Хәзерге заманда мөселман хатын-кызлары җәмгыятьнең белемле һәм социаль-актив әгъзалары булырга тиеш. Алар үз гаиләсе, җәмәгате һәм балалары өчен генә түгел, мөселман өммәте өчен дә терәк булып торалар», - дигән Гөлсем Бибарсова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10