ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министры бөек шәхесләр исемен мәңгеләштерү темасын шәрехләде

28 май 2019, 16:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәдәният министры бөек шәхесләр исемен мәңгеләштерү темасын шәрехләде Ирада Әюпованың журналистлар белән традицион очрашуы Татар китабы йортының Шәриф Камал мемориаль фатирында узды.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бөек шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү һәйкәлләр темасына гына кайтып калмаска тиеш. Ирада Әюпова мәдәният темасына язучы журналистлар белән традицион очрашуында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловаларның исемен мәңгеләштерү темасына шәрехләде.

“Без шәхеснең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсендә ашыгабыз. Без моны уйлап һәм җәмәгатьчелек белән киңәшеп эшләргә тиеш. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү беренче чиратта иҗади булырга тиеш. Бу фестивальләр булырга мөмкин. Минем өчен премияләр юнәлеше дә бик әһәмиятле тоела”, - диде ул.

Ирада Әюпова шәхесләр исемен мәңгеләштерү темасын Тукайның үзе үлгәндә талантлы балаларны тәрбияләү өчен 500 сум акча васыять итеп калдыруын искәртүдән башлады. “Үлем һәйкәлләр һәм монументлар булып кына калмасын иде. Ул кешеләрдә яшәү теләге тудырырга тиеш”, - диде ул.

“Бу эстафета кебек булырга тиеш: кеше үзе килеп җиткәч, башкаларга эшен дәвам итүне тапшыра. Мәсьәлә урам исеме һәм һәйкәлләр санында түгел. Монда тормыш мәсьәләсе тора”, - диде ул.

  • Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловаларның исемнәре Казанның “Салават күпере” бистәсендә урнашкан урамнарга бирелде. “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә яңа концертлар залы Илһам Шакиров исемен йөртә. Казанда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль уздырылды.
  • Мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы Татар китабы йортының Шәриф Камал мемориаль фатирында узды. Татар китабы йорты 1 июнь көнне ачыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10