ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан җыелмасы WorldSkills Russia чемпионатында беренче урынны яулады

28 май 2019, 15:51 , Фото: архив tatarstan.ru

Татарстан җыелмасы WorldSkills Russia чемпионатында беренче урынны яулады Җыелма команда ярышларда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медален яулады.

(Казан, 28 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Республикасы җыелма командасы "Яшь профессионаллар" VII илкүләм чемпионатның финалында күмәк зачетта беренче урынны яулады. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Рафис Борһанов сүзләренчә, Республика чемпионат вакытында 447,5 балл җыйды. Җыелма команда ярышларда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медален яулады. Шулай ук, Татарстан хисабында профессионаллык өчен бирелгән 25 медаль бар.

"Мондый нәтиҗәләргә без көчәйтелгән тренировкалар һәм тренерлар штабының оешканлыгы ярдәмендә ирешә алдык. Тренерлар һәрбер компетенциянең заманча тенденцияләрен исәпкә алып, эшне башкарды", - диде Рафис Борһанов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10