ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан "Алгарыш" проектына ел саен 100 млн сум акча тота

28 май 2019, 15:06 , Фото: alga.tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советында мәгариф тармагы грантлары турында фикер алыштылар.

(Казан, 28 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан "Алгарыш" проектына ел саен 100 млн сум акча тота. 2019 елда да шундый ук акча тотыла. Бу мәгълүматны ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле җиткерде.

Татарстанда мәгариф тармагында грант ярдәме системасы үсеше турында доклад белән министрлыкның Планлаштыру һәм хезмәт хакы бүлеге мөдире Венера Садыйкова чыгыш ясады.

Министрлык белгече "Алгарыш" проекты кысаларында 2006 - 2018 елларда 4093 кешенең чит илләрдәге уку йортларында әзерлек үтүен билгеләп үтте. "Бу проектка катнашучылар өч ел дәвамында республикада эшләргә тиешләр. Республикага әйләнеп кайтмаучылар ул акчаларны кайтарып бирергә тиешләр", - диде чыгыш ясаучы.

Венера Садыйкова мәгариф системасындагы грантларның төрләре, суммасы турында мәгълүмат бирде. Депутатлар грантлар нәтиҗәлелеге һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре турында фикер алыштылар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10