ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан Кремлендә Санкт-Петербургның татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

28 май 2019, 14:48

Күргәзмә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 11 июньдә 16.00 сәгатьтә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Санкт-Петербургның татар рәссамнары күргәзмәсен ачу тантанасы була. Күргәзмә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмәдә унбер рәссам «Кече Ватан», «Ата-бабаларыбыз чакыруы», «Күзгә ташланмый торган багланыш» темаларына багышланган 41 рәсем һәм графика эшен тәкъдим итәчәк. Авторларның һәр эше - Кече ватан, Татарстан белән рухи элемтәне бирә торган әсәр.

Күргәзмәдә үз эшләрен Илдус Вахитов, Азат Галимов, Вагис Гаделшин, Роберт Мифтахетдинов, Сания Бәхтиярова, Эльмира Мостафина, Елена Сайтбагина, Рәис Тимергалиев, Әхнәф Зыякаев, Роман Абдуллин һәм Екатерина Чиханова тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары, һәрберсенең югары сәнгать белеме бар. Эшләре Төньяк башкалада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә билгеле.

Күргәзмә 14 июльгә кадәр эшләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10