ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Биюче Ирек Мөхәммәтовның кызы Казанда беренче тапкыр чыгыш ясады

28 май 2019, 13:23 , Фото: Айдар Әхмәдиев

Биюче Ирек Мөхәммәтовның кызы Казанда беренче тапкыр чыгыш ясады Нидерланд Милли балет прима-балеринасы әтисе туган җиренә кайту хисләре турында сөйләде.

(Казан, 28 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Танылган биюче Ирек Мөхәммәтовның кызы балерина Саша Мөхәммәтова кичә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр чыгыш ясады. Сәхнәдә ул Людвиг Минкусның "Дон Кихот" балетында Китри партиясен башкарды.

Спектакль Рудольф Нуриев исемендәге XXXII халыкара классик балет фестиваленең рәсми программасын япты.

  • Ирек Мөхәммәтов - РСФСР атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Большой театр һәм Бөекбритания король балетының элекке солисты, педагог һәм хореограф. Әлеге вакытта Афин операсының балет трупассын җитәкли.

Саша Мөхәммәтова әйтүенчә, бу аның Казанга икенче тапкыр килүе. "Беренче тапкыр килүем бик үк истә калмады. Ул вакытта миңа нибары җиде яшь кенә иде. Бу юлы Казанга килү искиткеч хисләр калдырды. Монда гаиләм барлыгын сизәм", - диде балерина.

"Шүрәле" балетында катнашырга теләр идегезме, дигән сорауга Нидерланд Милли балет примасы болай дип җавап бирде: "Әйе, әлбәттә! Нишләп катнашмаска? Мин рәхәтләнеп Казанга яңадан бер әйләнеп кайтыр идем. Бервакыт андый мөмкинчелек килеп чыгар дип өметләнәм".

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10