ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Энгель Фәттахов татар телен яклауда үз принципларына тугры калуын әйтте

28 май 2019, 16:13 , Фото: архив/Владимир Васильев

Энгель Фәттахов татар телен яклауда үз принципларына тугры калуын әйтте Идеяларын ул туган ягында тормышка ашыра.
(Казан, 28 май, "Татар-информ").Татарстанның элеккеге фән һәм мәгариф министры, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов татар телен уку-укыту системасына бәйле принципларына тугры калган. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. 
 
"Бу җәнҗаллы вакыйгаларга минем инде кире әйләнеп кайтасым килми, дөресен әйтергә кирәк. Рус теле дә, татар теле дә – икесе дә дәүләт теле. Ничек инде без Татарстан Республикасында үзебезнең туган телебезне – дәүләт телен мәҗбүри формада укытуны калдырмаска тиеш идек", - ди элеккеге фән һәм мәгариф министры. 
 
Актаныш җитәкчесе булганда да, ул бу юнәлештә эшне дәвам итүен дә белдерде. 
 
"Принципларымда калдым һәм калам, бүген дә. Фикерләремне, идеяләремне, проектларымны туган ягымда тормышка ашырып эшлим һәм яшим", - диде Энгель Фәттахов интервью барышында.
 
Язманың тулы вариантын "Интертат" электрон газетасында укый аласыз. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10