ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры «Радуга» Халыкара театр фестивалендә катнаша

28 май 2019, 12:26 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Камал театры «Радуга» Халыкара театр фестивалендә катнаша Узган атнада спектакль Уфа шәһәренең «Туганлык» Халыкара фестивалендә катнашты.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербургта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Г.Исхакый әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектаклен уйный. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Спектакль А.А.Брянцев исемендәге Санкт-Петербург дәүләт Яшь Тамашачылар Театры сәхнәсендә, XX «Радуга» Халыкара театр фестивале кысаларында тәкъдим ителә. Фестиваль программасында, шулай ук, Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөекбритания, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск өлкәсе, Карелия һәм Якутия театрлары бар.

Узган атнада спектакль Уфа шәһәренең «Туганлык» Халыкара фестивалендә катнашты. Июньдә ул тагын ике халыкара фестивальдә катнашачак — Казанда «Нәүрүз» (6 июнь) һәм Оренбургта «Гостиный двор» (18 июнь), дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10