ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министры Ирада Әюпова: Мине тәнкыйтьләү дә бик кирәк

28 май 2019, 11:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәдәният министры Ирада Әюпова: Мине тәнкыйтьләү дә бик кирәк Бу минутларда Татар китабы йортында Ирада Әюпова матбугат вәкилләре белән очраша.

(Казан, 28 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга республиканың мәдәни экпертлары булганнары өчен рәхмәт әйтте. Бу минутларда Татар китабы йортында Ирада Әюпованың матбугат вәкилләре белән очрашуы бара.

"Мине тәнкыйтьләү дә бик кирәк. Дискуссия булсын", диде Ирада Әюпова. Ул журналистларны үз позицияләрен министрлыкның матбугат үзәге аша да җиткерүен сорады.

Мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы Татар китабы музеенда оештырылган. Ул Шәриф Камал музее бинасында урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10