ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Энгель Фәттахов Актанышта тау чаңгысы комплексы нинди акчага төзеләчәген әйтте

28 май 2019, 14:07 , Фото: архив/Рамиль Гали

Энгель Фәттахов Актанышта тау чаңгысы комплексы нинди акчага төзеләчәген әйтте Актанышта шундый комплекс төзергә Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән булган.
(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үзе җитәкчелек иткән районда тау чаңгысы комплексы нефть компанияләре хисабына төзеләчәген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюда хәбәр итте. 
 
"Бу фикер инде күптәннән башланган иде, мин әле район башлыгы булып эшләгәндә үк. Аны Рөстәм Нургалиевич, әле премьер-министр булган чагында, үзе тәкъдим иткән иде", - диде Энгель Фәттахов. 
 
Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов : "Менә бу сезнең төньякта урнашкан тавыгыз. Анда вертолет мәйданчыгы бар. Шунда ук Сабан туе урыны. Шуңа күрә шундый комплекс ясамыйсызмы?” - дигән булган.
 
"Проектлар эшләнеп бетү стадиясендә. Әлбәттә, бу бюджеттан башкарыла торган эш түгел. Безнең җирлегебездә өч нефть компаниясе эшләп килә. Шулар исәбенә без аны киләчәктә тормышка ашырырбыз, дип өметләнәбез", - дип планнары белән бүлеште район башлыгы. 
 
"Һәм, әлбәттә, Актанышта шундый комплексның булуы туристларны безгә җәлеп итү өчен дә этәргеч булыр, дип ышанабыз", - дип тә өстәде әңгәмәдәшебез.
 
Әңгәмәнең тулы вариантын "Интертат" электрон басмасыннан укый аласыз. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10