ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чемезов: Бүген КАМАЗ инвестиция кертемнәренең беренче нәтиҗәләрен татыйбыз

27 май 2019, 19:24

«Ростех» башлыгы кабина каркаслары заводын автогигантның соңгы унъеллыктагы иң эре проекты дип атады.

(Чаллы, 27 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчесе һәм «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы рәисе Сергей Чемезов Чаллыда кабина каркаслар заводын ачу тантанасында барган хәлне автогигантның дөрес төзелгән инвестицион стратегиясенең «беренче җимешләре» дип атады.

Үзенең чыгышында Чемезов КАМАЗда соңгы унъеллыкта беренче тапкыр шундый зур проект гамәлгә ашырылганын әйтте. Чаллы заводы Россиядә иң эре йөк автомобильләре җитештерүче һәм автомобиль төзелеше флагманы булып кала, дип өстәде ул.

«Узган ел гына да автогигант үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга 14 млрд сум юллаган. Бу акчалар гамәлдәге производстволарны модернизацияләүгә, яңа завод төзүгә, яңа автомобильләр линиясенә күчүгә киткән. Һәм бүген без бу кертемнәрнең беренче нәтиҗәләрен күрәбез», - дип белдерде Чемезов.

Аның сүзләренә караганда, КАМАЗ Россиядә 4.0 индустрия югары стандартларына туры килә торган хәзерге заман «цифрлы фабрикасын» төзи алган.

Предприятиедә барлык процесслар -идарә итү карарларын кабул итүдән станокларның техник торышын контрольдә тотуга һәм комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүгә кадәр автоматлаштырылган. Җитештерү циклында автоматларга йөкләнеш 80 процент тәшкил итә, предприятиедә роботларның 100дән артык төре кулланыла.

«Нәтиҗәдә, һәр эш урынының нәтиҗәлелеге традицион җитештерүдәгегә караганда биш тапкыр артыграк», - дип өстәде «Ростех» башлыгы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10