ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

«Калеб» татар җырына багышланган лекцияләр һәм гамәли дәресләр циклын башлый

27 май 2019, 17:25 , Фото: скриншот соцсетей

«Калеб» татар җырына багышланган лекцияләр һәм гамәли дәресләр циклын башлый Чарада күтәрелгән мәсьәләләр җыр сәнгатенә битараф булмаган һәркемгә файдалы булачак.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). «Калеб» яңа буын җыены һәм Кариев театры «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында татар җырына багышланган лекцияләр һәм гамәли дәресләр циклын башлап җибәрә. Бу хакта «Калеб»ның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада күтәрелгән мәсьәләләр җыр сәнгатенә битараф булмаган һәркемгә, ә гамәли яктан - җыр язып карарга теләүчеләргә файдалы булачак. Спикерлар татар эстрадасы тарихына күзәтү ясаячак һәм җыр язуның үзенчәлекле яклары, кануннары белән уртаклашачак.

29 май Кариев театрының Кече залында түбәндәге чаралар узачак:

18.00 -19.20 - «Җыр тексты һәм шигырь: уртак һәм аермалы яклары»
Спикер: Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Беренче мәхәббәт урамы», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Кышкы учак», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Яшьлегем канатында» һәм башка танылган җырлар авторы.

19.30 - 20.50 - «Җыр язу үзенчәлекләре»
Спикер: Резеда Ахиярова, композитор, Татарстан Республикасы халык артисты, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Яратыгыз», «Кәгазь көймә», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Ак кәгазь» һәм башка танылган җырлар авторы. 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

«Калеб» яңа буын җыены һәм Кариев театры «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында татар җырына багышланган лекцияләр һәм гамәли дәресләр циклын башлап җибәрә. Күтәрелгән мәсьәләләр җыр сәнгатенә битараф булмаган һәркемгә, ә гамәли яктан - җыр язып карарга теләүчеләргә файдалы булачак. Спикерлар татар эстрадасы тарихына күзәтү ясаячак һәм җыр язуның үзенчәлекле яклары, кануннары белән уртаклашачак. 29 май | Кариев театры | Кече зал 18.00 -19.20 - «Җыр тексты һәм шигырь: уртак һәм аермалы яклары» Спикер: Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Беренче мәхәббәт урамы», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Кышкы учак», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Яшьлегем канатында» һәм башка танылган җырлар авторы. . 19.30 - 20.50 - «Җыр язу үзенчәлекләре» Спикер: Резеда Ахиярова, композитор, Татарстан Республикасы халык артисты, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Яратыгыз», «Кәгазь көймә», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Ак кәгазь» һәм башка танылган җырлар авторы. #безнеңҗыр #калебтатар #кариевтеатры

Публикация от Калеб (@kalebtatar)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10