ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан бюджетларның социаль юнәлешлелеге буенча 20 төбәк арасына керде

27 май 2019, 15:18 , Фото: архив

Татарстан бюджетларның социаль юнәлешлелеге буенча 20 төбәк арасына керде
 Рейтинг лидерлары булып Мәскәү һәм Петербург тора.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы 2018 елда берләштерелгән бюджетларның социаль юнәлешле булуы буенча Россия төбәкләре арасында 11нче урынны алды. Бу РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренә.

2018 елда Татарстанның бер кешесенә республика берләштерелгән бюджетларының 56,31 мең сум социаль чыгымнары туры килде. Тулаем төбәк буенча социаль чыгымнар 2017 ел белән чагыштырганда 19,3 процентка арткан. Ә Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының суммар чыгымнарында аларның өлеше 58,5 процентны тәшкил иткән.

Рейтингта бер кешегә төзәтмәләр кертелгән социаль чыгымнар күләме буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург лидер булды. Анда чыгымнар 84,45 мең һәм 80,97 мең сум тәшкил итте.

Антилидерлар булып Чукотка автономияле округы һәм Камчатка крае тора, аларда бер кешегә социаль чыгымнар 18 мең һәм 25,67 мең сум тәшкил итә.

2018 елда Россия регионнарының берләштерелгән бюджетларының гомуми керемнәре 2017 ел белән чагыштырганда 15,2 процентка арткан, ә чыгымнар 9,9 процент булган. Аналитиклар лидер төбәкләрнең һәм аутсайдерларның социаль чыгымнары күләме 4,5 тапкырдан артык аермада билгеләнүен җиткерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10