ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа язучысы «Русский Гофман» фестиваль-бәйгесенең «Проза» номинациясендә җиңгән

27 май 2019, 14:46

«Русский Гофман» фестиваль-бәйгесе бөек немец әдибе Ватанында ел саен үткәрелә.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Калининградта IV «Русский Гофман» халыкара фестиваль-бәйгесенә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фестивальдә Беларусь, Казахстан, Израиль, Украина, Германия, Кыргызстан, АКШ, Италия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Болгария, Үзбәкстан, Канада, Эстония һәм Россиядән 763 автор катнашкан. Уфа язучысы, Рус география җәмгыятенең Башкорт бүлеге мактаулы рәисе Камил Җиһаншин «Проза» номинациясендә төп премия һәм I дәрәҗә дипломга лаек булган.

«Әлеге бәйгедә катнашыргамы-юкмы икәнлеге турында озак уйландым. Немец әкиятчесе Гофман һәм Башкортстанны үзара берни дә бәйләми бит. Әмма тәвәккәлләп карарга булдым һәм конкурска берничә хикәя-повестемне җибәрдем. Алар иң яхшы әсәрләр арасына керер дип бөтенләй көтмәгән идем. «Проза» номинациясендә генә дә 200 язучы катнашты. Мин моның белән республикабызны танытуга үз өлешемне керттем дип уйлыйм», - диде Камил Җиһаншин агентлыкка.

  • «Русский Гофман» фестиваль-бәйгесе бөек немец әдибе Ватанында ел саен үткәрелә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10