ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Киевта татар теле дәресләре яңартылган

27 май 2019, 14:29 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Киевта татар теле дәресләре яңартылган Дәресләр скайп аша, гадәттә кичке якта үткәрелә.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Киевта татар теле дәресләре яңартылган. Бу хакта Украина татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Дәресләр скайп аша, гадәттә кичке якта үткәрелә. 
 
"Хәзерге заманда татар телен өйрәнү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Әмма татар теле туган теле булып, киң филологик базалы һәм күп вакыт дәвамында телне башкаларга да өйрәтүче белән эшләү иң нәтиҗәлеседер. Әнвәр Җиһан шундыйлардан. Аның һәр дәресе татар теле дөньясына кызыклы сәяхәт кебек", - диелә хәбәрдә. 
 
Шулай ук укытучының берничә тел белүе, Европа һәм төрки телләр белән параллельләр уздыруы, тарихи нигезләмәләр бирүе дә ассызыклана. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10