ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан янында 6 машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе үлгән

27 май 2019, 14:08 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казан янында 6 машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе үлгән Юл-транспорт һәлакәте Яшел Үзән районының Николаевка бистәсе янында булган.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан янындагы алты машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе хастаханәдә үлгән. Әлеге юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән иде инде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Авария урынында һәлак булган өч яшьлек кызның әнисе – 34 яшьлек хатын-кызның йөрәге тибүдән туктады. Табиблар караганнан соң, аның ирен өенә кайтарып җибәрделәр. Тагын бер бала – 8 яшьлек малай — Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә реанимациядә ята», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Николаевка бистәсе янында әйләнеч юлда булган. «Ниссан», «Лада» һәм «Шевроле» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек баланың гомере өзелгән.

Зыян күрүчеләрнең тагын икесе – ир-ат һәм хатын-кыз – 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача.

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10