ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Монреаль татарлары Оттава мэры каршында чыгыш ясап, аны чәкчәк белән сыйлаган

27 май 2019, 13:50

Монреальнең "Мирас" үзәге Оттавада төрекләр бәйрәмендә катнашкан.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Монреаль татарларының "Мирас" үзәге артистлары Оттава шәһәре мэры каршында чыгыш ясап, аны чәкчәк белән сыйлаган. Бу хакта Канадада Россия ватандашлары оешмаларының координацион шура сайты хәбәр итә. 
 
"Мирас" үзәге Оттавада узган төрек оешмасы чарасында катнашкан һәм концерт программасы тәкъдим иткән. Программада татар, башкорт, төрек җырлары яңгыраган, милли биюләр башкарылган. Кунаклар арасында Оттава мэры Jim Watson, депутатлар да булган. 
 
Артистларның милли костюмнарын да кунаклар югары бәяләгән. 
 
"Чыгышларны Оттава мэры бик зур игътибар белән карады. "Мирас" үзәге җитәкчеләре аңа уңышлары хакында сөйләде һәм күчтәнәчкә татар халкының милли ризыгы чәкчәк бүләк ите", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10