ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Вахитов районы судында хөкем йортының яңа рәисен тәкъдим иттеләр

27 май 2019, 13:32 , Фото: Вероника Ваганова

Казанның Вахитов районы судында хөкем йортының яңа рәисен тәкъдим иттеләр Газиз Гыйсметдинов моңа кадәр Түбән Кама шәһәр федераль суды рәисе вазифасын биләде.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанның Вахитов районы судында хөкем йортының яңа рәисе – Газиз Гыйсметдиновны тәкъдим иттеләр.

«Мин Казанга зур теләк белән кире кайттым. Түбән Кама шәһәрендә тупланган тәҗрибәнең биредә кирәге чыгар дип өметләнәм. Минем фикеремчә, суд бик югары һөнәри дәрәҗәдә эшли», - диде Газиз Гыйсметдинов журналистларга. «Яңа вазифада тәүге бурычым – коллектив белән танышу», - диде ул.

Яңа рәисне тәкъдим итүдә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Газиз Гыйсметдинов 1992 елда юридик факультетны тәмамлаган. Суд структурасында инде 18 ел эшли. Тугыз ел дәвамында Казанның Совет районы суды рәисе урынбасары вазифасын биләгән, шуннан соң Түбән Кама шәһәр федераль суды рәисе вазифасына билгеләнгән.

  • 2019 елның 19 мартына кадәр Вахитов районы суды рәисе вазифасын Фәнис Мусин биләде.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10