ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан теннисчылары Россия Өстәл теннисы федерациясе Команда чемпионатында җиңде

27 май 2019, 12:57 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Казан теннисчылары Россия Өстәл теннисы федерациясе Команда чемпионатында җиңде Турнирның плей-офф уеннары 21-26 май көннәрендә Санкт-Петербургта узды.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). «Казан» өстәл теннисы клубы 2018/2019 елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча Россия Өстәл теннисы федерациясе Команда чемпионатының хатын-кызлар премьер-лигасында җиңү яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Команда составында Антонина Савельева, Анна Бикбаева, Сунь Чэнь һәм Дарья Шадрина чыгыш ясады. Турнирның плей-офф уеннары 21-26 май көннәрендә Санкт-Петербургта узды.

Шунысын да искәртик: тренер Дмитрий Криушкин җитәкчелегендәге «Казан» өстәл теннисы клубы инде икенче сезон рәттән хатын-кызлар премьер-лигасы һәм Россия Өстәл теннисы федерациясе Попечительләр советы Кубогы чемпионы булып танылды.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10