ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Италия Сабан туенда Татарстан биючеләре катнашуы көтелә

27 май 2019, 13:14 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Италия Сабан туенда Татарстан биючеләре катнашуы көтелә Җирле татар диаспорасы җитәкчесе Лилия Шәйхиева Сабан туе программасы белән таныштырды.
(Казан, 27 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 15 июнь көнне Италиядә узачак Сабан туенда Казан биючеләре, Магнитогорск татарлары катнашуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җирле татар диаспорасы җитәкчесе Лилия Шәйхиева хәбәр итте. 
 
"Сабан туенда Италия ризыкларын авыз итеп карарга мөмкин булачак. Әлбәттә инде татар милли ризыклары - пәрәмәч, өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк әзерләнә, шашлык пешереләчәк", - диде диаспора җитәкчесе. 
 
Моннан тыш, бәйрәмдә Италиянең Феррара шәһәреннән татар кызы дизайнер Алинә Галиәкбәрованың эшләре белән танышырга, Магнитогорск каласыннан Гөлнара Әхмәтҗанова үткәрәчәк мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак. 
 
"Татарстанның Мәдәният министрлыгы да биюче җибәрергә вәгъдә бирде. Татар биюе буенча да мастер-класс уздыру планлаштырыла", - дип бәйрәм программасы белән таныштырды Лилия Шәйхиева. 
 
Гадәттәгечә, милли уеннар: капчык киеп йөгеру, чулмәк вату, кашыкка кукәй салып йөгеру, канат тарту, тубәтәй уены, мини футбол үткәрү күздә тотыла. 
Сабан туенда италиялеләр дә катнашыр дип көтелә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10