ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Италия Сабан туеның урыны үзгәрү сәбәбе билгеле булды

27 май 2019, 12:38 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Италия Сабан туеның урыны үзгәрү сәбәбе билгеле булды Узган ел милли бәйрәм Болоньяда үткән иде.
(Казан, 27 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 15 июнь көнне Италиядә Сабан туен Модена һәм Реджо Эмилия янындагы мәйданда үткәрәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җирле татар диаспорасына нигез салучы Лилия Шәйхиева хәбәр итте. 
 
Узган ел милли бәйрәм Болоньяда үткән иде. 
 
"Быел да Болоньяда (аэродромда) Сабан туен уткәрергә исәп бар иде. Хуҗасы да риза иде. Тик шәhәр Хакимияте  терроризма каршы ниндидер кагәзь сорады. Аны ясатырга вакыт юк. Шуңа курә  Сабан туен Болоньяның куршесе Модена hәм Реджо Эмилия янындагы агритуризмо дигән җирдә уткәрәчәкбез", - диде ул. 
 
Агритуризмо -  ул бакчалы, парклы, фермалы, абзарлы, бассейнлы хуҗалык, дип аңлатты Италиядә яшәүче милләттәшебез. 
 
"Былтыр без бәйрәмне аэродромда ясап , Италия белән Казанны парашутизм аша бәйлисе, таныштырасы идек. Казаннар килә алмады. Быел без шундый фикергә килдек: Сабан туен ел саен төрле җирдә уздырабыз. Шул рәвешле кунаклар Италия белән дә таныша алачак", - диде Лилия Шәйхиева. 
 
Мәсәлән Модена ул бальзамик соусның ватаны hәм шәрәб ламбруско шәрәбе "туган ягы". Ә Реджо Эмилия Пармеджано Реджано сыры ватаны. Киләсе елда Сабан туе Парма шәhәрендә узу мөмкинлеген дә әйтте ватандашыбыз. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10