ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан янындагы өч яшьлек баланың үлеменә китергән аварияне видеога төшергәннәр

27 май 2019, 11:15

Юл-транспорт һәлакәте Яшел Үзән районының Николаевка бистәсе янында булган.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан янындагы өч яшьлек баланың үлеменә китергән аварияне видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр кичә кич Николаевка бистәсе янындагы әйләнеч юлда юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. «Ниссан», «Лада» һәм «Шевроле» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек бала һәлак булган, тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10