ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ»ның кабина каркаслары заводын ача

27 май 2019, 09:16 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ»ның кабина каркаслары заводын ача ТР Президенты Автокалада 403 фатирлы 63/15нче социаль ипотека йортын файдалануга тапшыру чарасында катнашачак.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга бара. Ул биредә «КАМАЗ» проекты - кабина каркаслары заводын ачуда катнашачак.

Завод дүрт цехтан (буяу, эретеп ябыштыру, логистика һәм энергия үзәге) гыйбарәт. Биредә елына 7 модификациядәге 57 мең кабина эшләп чыгарылачак. Завод 2016 елның мартында төзелә башлаган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 403 фатирлы 63/15нче социаль ипотека йортын файдалануга тапшыру чарасында да катнашыр дип көтелә. Әлеге йортның инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

Моннан тыш, Президент 65/06нчы проблемалы йорт белән танышырга ниятли. Аны «ФОН» компанияләр төркеме төзи башлаган, хәзер төзелеш эшләрен «Профит» компанияләр төркеме дәвам итә. Йортны 2020 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10