ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сарман гимназиясе укытучыларына “За ратную доблесть” медале тапшырылган

27 май 2019, 06:00

Сарман гимназиясендә укучыларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Сарман”). Сарман гимназиясе укытучыларына “За ратную доблесть” медале тапшырылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Сарман гимназиясендә укучыларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

Биредә даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә, гимназиядә туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музее эшләп килә.

Укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге казанышлары өчен гимназия музее җитәкчесе Алсу Нисбәт кызы Салиховага һәм гимназия укытучысы Гөлия Фоат кызы Фатыйховага зур бүләк – “За ратную доблесть” медале тапшырылды.

Аларны әлеге бүләккә ия булулары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10