ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сабаның "Сабантуй" ат спорты комплексында конкур буенча ярышлар узган

27 май 2019, 04:00

Ярышта катнашыр өчен Удмурт, Чуваш республикаларыннан, Киров өлкәсе, Тукай районы , Алабуга, Зәй һәм Казан шәһәрләреннән килгәннәр.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Саба таңанары”, Зөлфәт Галимов). Сабаның "Сабантуй" ат спорты комплексында конкур буенча ярышларның ачылыш тантанасы үткән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Ярышта катнашыр өчен Удмурт, Чуваш республикаларыннан, Киров өлкәсе, Тукай районы , Алабуга, Зәй һәм Казан шәһәрләреннән кадәр килгәннәр.

"КСК "Сабантуй" ачык кубогы" ярышының ачылыш тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм "Сабантуй" спорт мәктәбенең директоры Рамил Габдулманов катнашты.

Шулай ук, якташыбыз Зөлфәт Саматов үзенең җыры белән катнашучыларга дәрт биреп, ярышны башлап җибәрде. Хәзерге вакытта  биеклеге 80 см дан алып 110 смга кадәр өч  маршрут буенча конкур ярышлары бара. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10