ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Спас районы укучылары “Россия династияләре” бәйгесендә бүләкләнгән

27 май 2019, 00:00

Җиңүчеләрне Казандагы 139 нчы гимназиядә бүләкләделәр.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Яңа тормыш”). Спас районы мәктәпләренең биш укучысы “Россия династияләре” иҗат һәм проект эшләренең төбәкара конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче дипломнарына ия булды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Конкурста беренче урыннарга шифаханә мәктәп-интернатның 4,6,9 классларында белем алучы Алена Куценко, Ольга Якличева һәм Данила Волков чыкты. Өчкүл һәм Ким мәктәпләреннән Даниэл Гришин белән Елизавета Абасева да җиңүче дипломнары алдылар.

Полянка һәм Ким мәктәпләреннән Вероника Конантьева һәм София Березкина призерлар арасына керде.

Җиңүчеләрне Казандагы 139 нчы гимназиядә бүләкләделәр. Аларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10