ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Апас районыннан Шәйхетдиновлар нәселе авылдашларына зур бүләк ясаган

27 май 2019, 07:00

Олы Бакырчы авылының соңгы ике-өч елда киңәйгән мәчетенә Ифтар табынына кырык ир-ат килгән.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Замалиев). Апас районыннан Шәйхетдиновлар нәселе авылдашларына зур бүләк ясады. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Олы Бакырчы авылының соңгы ике-өч елда шактый күркәмләнгән, киңәйгән мәчетендә Ифтар табынына кырык ир-ат килде.

“Хәзер мәчетебезгә шуның кадәр үк диярлек кеше даими йөри, намазга баса, яшьләргә һәм чордашларына матур үрнәк күрсәтә. Бик күпләр ураза тотып, башкаларны да үз артыннан ияртә. Авылыбызны, мәчетебезне, зиратыбызны саклау, матурайтуда һәр авылдашым ярдәмчел һәм ихлас күңелле”, - диде табынны ачып, авыл имамы Шәүкәт хәзрәт.

Ифтар табынын җыюда һәм үткәрү чыгымнарына бу юлы авылның күркәм холыклы, иманлы Шәйхетдиновлар нәселе дәвамчылары – Гөлия, Илдар һәм Илгиз гаиләләре иганәчелек итте.

Намазга Олы Бакырчы авылы халкы белән белән бер сафка Апасның Җәмигъ мәчетеннән килгән Айрат хәзрәт һәм башка вәкилләр дә басты һәм авылда кунак булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10