ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алексеевскида "Алексеевск чаң тавышлары" кыңгырау чыңының XVII фестивале узачак

27 май 2019, 01:00

Фестиваль "Покров и щит Руси святой" темасына багышлана.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Таң”). 1-2 июньдә Алексеевск бистәсендә «Алексеевск чаң тавышлары – 2019» кыңгырау чыңының XVII фестивале узачак. Бу хакта район басмасы яза.

Быелгы фестивальнең темасы “Покров и щит Руси святой” дип атала.

Фестиваль Казан изге Ана иконасына 440 ел тулуга һәм «Ахтырская» дип аталган Ана иконасына 280 ел тулуга, шулай ук истәлекле даталарга: изге Алексий – районыбызның чиркәү һәм бистә сакчысына 715 ел тулуга, изге Сергий Радонежскийның тууына 705 ел (1314-1392), Серафим Саровскиның тууына 265 ел, рус флотчысы Ф.Ф. Ушаковның тууына 275 ел булуына багышланган.

Программада “Осталар шәһәре” халык һөнәрләре әйберләрен сату күргәзмәсе, мастер-класслар, балалар мәйданчыгы,  хәрби-патриотик клублар катнашында “Казаклар бистәсе”  проекты; “Балалар мәйданчыгы” проектлары каралган.

Фестивальдә Россия, Белорусь, Украина чаң кагучылары катнашачак. Чарага  Минск, Полтава, Севастополь, Мәскәү, Бөек Ростов, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Краснодар, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Муром, Ярославль һәм башка шәһәрләрнең кыңгырау чыңы осталары килүе көтелә.

Шулай ук,  дини һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары: “Партизан FM” төркеме, җырчы Анна Сизова, җырчы Ирина Леонова, Белорусь филармониясе ансамбле, автор-башкаручы Станислав Бартенев, “Варвара” хоры, “Раздолье” казаклар ансамбле, “Идел буендагы станицада яшәүчеләр” казак ир-егетләре хоры, “Радужные веселинки”, “Вербное воскресение”, “Песочное шоу”,  Ксения Ионина һәм башкалар катнашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10