ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Шәйхразиев: Еллар узуга татар халкының үсеш стратегиясе әһәмиятен һәркем аңлар

26 май 2019, 17:17 , Фото: Салават Камалетдинов

Шәйхразиев: Еллар узуга татар халкының үсеш стратегиясе әһәмиятен һәркем аңлар Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән әңгәмә.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләү эше ахырына якынлаша: 15 июньдә Изге Болгар җыенында аның проекты татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк. Стратегия быел август аенда кабул ителәчәк һәм аны тормышка ашыру эше башланачак. Стратегияне җәмәгатьчелеккә җиткерү алымнары, аны тормышка ашыруда җаваплылык турында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү максатын Бөтендөнья татар конгрессы алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган иде. Стратегиягә керергә тиешле мәсьәләләрне барлау һәм туплау өчен эшче төркемнәр оешты, документның һәр чыккан эскизы татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителеп барды. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән очрашып, бу эш уңаеннан берләшүнең әһәмиятен аңлатуны шәхсән үзе башкарды.

 - Васил Гаязович, бүгенге көндә татар халкының үсеш стратегиясе нинди стадиядә? Әлегә без аның эскизларын күреп килдек. Әзер проектын халыкка кайчан тәкъдим итәчәксез?

- Без хәзер инде финишка килеп җитәбез. Тарихка күз салсак, татар халкының үсеш стратегиясе мәсьәләләрен без тормышыбызда берничә тапкыр күтәреп караган идек инде. Конгрессның эшләгәненә 27 ел була, шул дәвер эчендә җитәкчеләр татар халкының үсеш стратегиясе кирәк дип әйтеп килделәр, ләкин төрле вакытларда төрле сәбәпләр белән ул кабул ителеп бетерелмәгән. Без тормышыбызны республикадагы бүтән документлар белән, законнар белән алып барганбыз. Конгресс ягыннан исә стратегия өчен берничә проект эшләнгән булган. Без аны съездларда да караганбыз, ләкин аны, нигезле итеп кабул итмичә, төрле юнәлешләр белән киткәнбез.

Былтыр президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаталарына юллама биргән вакытта Бөтендөнья татар конгрессына татар халкының үсеш стратегиясен эшләргә дигән бурыч куйды. Бу безнең өчен яңа тема түгел: күп кенә анализлар, материаллар инде бар иде. Аларны барлау өчен һәм алга таба стратегия төзү эшен алып бару өчен без Фәннәр академиясе, Тарих институты, актив татар кешеләрен җәлеп иттек, шулай итеп берничә эшче төркем оешты.

Бу стратегияне без һәрбер татар кешесенә, татар гаиләсенә, татар оешмасына, кирәкле документ дип таптык. Әгәр халыкка стратегиянең әзнр проектын гына күрсәтсәк, бу дөрес булмас, дидек. Безгә юнәлешләр, халык фикере кирәк иде. Шуңа күрә без аны халыкка эскиз рәвешендә тәкъдим иттек. Беренче мәртәбә, 16 гыйнварда Тукайның туган ягы Арча районында, татар активларына күрсәттек. Аны тәкъдим иткән вакытта стратегиянең тере организм икәнен искәрттек – әгәр дә татар кешесеннән, башка милләт кешесеннән, дәүләт, иҗтимагый оешмалар ягыннан безгә тәкъдимнәр була икән, безнең эшчән төркем, бу тәкъдимнәрне кирәк дип тапса, шунда ук теркәп куячак, дип сөйләштек.

Тәкъдимнәрне туплап бару өчен без Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында махсус рубрика булдырдык. Тәкъдимнәр килә торды, без аларның лаеклыларын эскизларга кертә бардык: беренче эскиз, икенче, өченче, дүртенче...

Татарстан районнарында зона утырышларыннан соң, Россия төбәкләрендә очрашулар уздырдык. Россия күләмендә 460 татар оешмасы бар, барысына да барып җитеп, эскизны күрсәттек, тәкъдимнәр җыйдык. Шуннан соң безнең эшче төркем ныклап торып проект өстендә эшли башлады.

Бу эшкә республика күләмендә телевидение, интернет мәгълүмат чаралары, газеталар да кушылды. “Татар-информ” да, башка матбугат чаралары да нык яктыртты. Кайбер татар шәхесләре үзләренең теләкләрен сезнең аша халкыбызга җиткерде.

Әмма бу эшнең башы гына әле. Аллаһы Тәгалә, әле стратегияне кабул иткәннән соң да, кулга-кул тотышып эшләргә язсын. Без бу атна-ун көн эчендә проектны үзебезнең эшчән группа аша кабул итеп, 13 нче июндә Казанда, Бөтенроссия татар дин әһелләре Форумында меңнән артык дин әһеленә күрсәтәчәкбез. Татарларның күпчелеге ислам динендә. Стратегиягә ислам турында бик зур өлеш кертелгән. Һәм дин әһелләренең, стратегияне карап, тәкъдимнәр кертүе бик кирәк.

15 нче июнь көнне Изге Болгар җыенында без “Халкым минем” газетасы аша татар халкына шушы стратегиянең проектын җиткерәчәкбез. Шулай итеп, беренче этап эшләп бетәчәк.

1 авгуска хәтле без проектны камилләштерү юнәлешендә ныклап эшләячәкбез. Монда юристлар да, эшчән группалар да, галимнәр дә җәлеп ителәчәк, чөнки стратегия Бөтендөнья татар конгрессы уставына туры килергә тиеш. Чөнки кабул ителгән стратегия ул мәңгелек һәм законлы булырга тиеш.

Стратегияне кабул итү август ахырында булачак. Ул Татарстан Республикасы көненә ниятләнә. Беренчедән, беренче тапкыр эскизны Тукайның туган ягында күрсәттек, икенчедән, проект итеп Изге Болгар җиренә чыгардык, өченчедән, Республиканың туган көнендә аны кабул итәрбез.

Стратегияне кабул итү Милли Шура вәкилләре белән генә башкарылмаячак, без аны киңәйтелгән утырышта кабул итәчәкбез. Кул күтәреп тавыш бирү Милли Шура әгъзаларына йөкләнәчәк.

 

- Стратегия проектын Изге Болгар җирендә “Халкым минем” газетасы аша тәкъдим итәбез дидегез. Җыенга килә алмаган милләттәшләр бу проект белән ничек таныша алачак?

- “Халкым минем” газетасы - ул Россия күләмендә тарала, аны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллекләрендә, илдәге татар иҗтимагый оешмаларында алдыралар. Моннан тыш, безнең сайт бар, проект шунда да куелачак. Без аны “Татар-информ” сайтына да куя алабыз, бүтән матбугат чараларына да шундый тәкдим белән чыгарбыз. Һәм 15 нче июньнән 1 нче августка кадәр телевидение, газеталар, интернет аша без тагын шушы проект буенча халык белән фикерләшәчәкбез.

Стратегияне кабул иткәч, бәлки, сигез миллион татар да безне хуплап, рәхмәт әйтмәсләр. Ләкин вакыт үткәч, стратегия үз вакытында кабул ителде һәм ул бик кирәкле дип, рәхмәт булыр, дип уйлыйбыз.

- Алга таба бу стратегия ничек күзаллана? Ул үзгәрми торган документ булачакмы, әллә инде ул динамик документ булырмы? Еллар, чорлар узгач, аңа өстәмәләр кертеп булачакмы?

Ул динамик документ булачак. Кабул иттек тә, бетте, миссиябез үтәлде дию дөрес түгел. Татар тормышында дөнья күләмендә, Россия күләмендә үзгәрешләр була икән, без, Милли Шура тәкъдиме белән, аңа үзгәрешләр кертә алабыз. Әмма үзгәрешләрне кертү халык белән фикерләшүдән соң булачак. Бу документ тере организм буларак күзаллана.

Бу стратегия Бөтендөнья татар конгрессы өчен закон документы кебек булачак һәм без аны Республика күләмендәге җитәкчеләребезгә җибәрәчәкбез. Һәм Дәүләт советы, хөкүмәтебез, муниципаль берләшмәләр аның буенча Дәүләт карарларына нигезләнеп эшләр дип өмет итәбез.

Татар халкының үсеш стратегиясе - һәрбер татар кешесенә, татар гаиләсенә һәм татар оешмасына, мәхәлләләренә төп документ булачак.

 

- Стратегияне кабул иткәч, аны тормышка ашыру башланачак. Стратегиянең чынга ашуын контрольдә тоту буенча нинди дә булса эшче төркемме, оешмамы булачакмы?

- Андый Үзәк булырга тиеш. Без аны, стратегияне кабул иткәч тә, иң беренчеләрдән итеп оештырырга тиешбез. Ул бәйсез, объектив булырга тиеш.

Без ясаган яңа Үзәк, мониторинг ясап, бер, ике, өч елдан соң төп саннар буенча безгә отчет биреп торырга тиеш булачак.

- Васил Гаязович, сез татар халкының үсеш стратегиясе эскизын татар җәмәгатьчелеге белән күп тапкырлар очрашып та, интернет аша да тәкъдим иттегез. Шушы стратегия юнәлешендә эшләү татар халкын күпмедер дәрәҗәдә берләштерә алды дип саныйсызмы?

- Әйе, стратегияне халкыбызга тәкъдим итү - уйлану өчен зур этәргеч булды. Чөнки сораулар, сөйләшүләр, язышулар татар кешеләрен кузгатып җибәрде. Алар үзләренең тәкъдимнәрен безгә җиткерә башлады. Бу бигрәк тә 16 гыйнварда Арчадагы очрашудан соң күренде.

Халыкның үз милләте язмышына битараф булмавы ышаныч тудырды, әлбәттә.

 

- Иң зур кызыксынучанлык кемнәрдә булды: рус телле татарлардамы, татар телле татарлардамы; шәһәрдә яшәүчеләрдәме, авылдагылардамы; яшьләрдәме, олырак яшьтәгеләрдәме? Стратегия белән кызыксынучы аудиторияне ничек бәяләр идегез?

- Бу сорауга җиңел генә җавап биреп булмый. Безнең Татарстан күләмендә дә татарлар төрле районнарда, төрле авылларда төрлечә яшиләр. Россия күләмендә ситуация гел икенче. Шуңа күрә бер җирдә без меңнән артык кеше җыя алдык, чөнки аның өчен зал да, мөмкинлек тә бар иде. Ә бер җирдә 150 кеше җыйдык, әмма аның өчен дә без бик рәхмәтле. Шуңа күрә “монда бик актив булдылар, монда бик актив булмадылар” дип әйтәсем килми. Алар сайт аша, бүтән матбугат чаралары аша фикерләрен җиткерә алды. Без бит кешеләрне отчет өчен җыймадык. Һәр килгән кешенең күзенә карап, сөйләдем һәм, әйтәсе килә, килгән кешеләрнең күзләрендә нур бар иде. Бу безнең өчен мөһим.

- Әмма яшьләр күбрәк интернетта аралаша, фикерләрен белдерә. Интернеттагы татар аудиториясе актив булдымы?

- Без моны отчет өчен эшләгән булсак, мин хәзер күп итеп саннар әйтер идем. Шуның кадәр тәкъдим булды, шулкадәр лайк куйдылар, дияр идем. Без аның өчен эшләмәдек. Әгәр ул, битараф калмыйча, кереп укып чыкса, ләкин аның тәкъдиме булмаса да, без аңа бик шат.

Татар яшьләре форумыннан да тәкъдимнәр җитәрлек булды.

- Шулай да, “менә бу аудитория тиешенчә актив булмады” дигән кәнәгатсезлек калмадымы?

- Менә бу очрашуларга төпле “дүртле” куяр идем. Без барган өлкәләрдә шәһәр җитәкчеләре, өлкә җитәкчеләре бу очрашулардан битараф калмадылар. Россия төбәкләрендәге һәр очрашуга зур-зур җитәкчеләр килде. Алар үз өлкәләрендә яшәгән татарларга һәрвакыт зур рәхмәтләрен белдерәләр. Күп кенә өлкәләрдә безнең җитәкчеләребез губернатор оештырган советларда зур әгъзалар булып торалар. Кайберләре губернаторларның киңәшчеләре.

Бу очрашуларның санын артырырга да була иде. Һәрбер татар кешесенә без барып җитә алдыкмы? Аларны уята алдыкмы? Ул сорауга минем җавабым юк.

- Миңа калса, стратегия кабул ителгәч, активлык көчәер...

- Әле, хакта да, 15 нче июньнән соң да зур активлык булачак. Җитмәгәненә дә барып җитәрбез. Кабул иттек тә, аны читкә куйдык түгел. Без аның белән көн саен эшләячәкбез. Безнең институтларыбыз шушыңа җәлеп ителәчәк.

Бу стратегияне 30 августтан соң халкыбызга тәкъдим иткәч, аны брошюра, китап формасында чыгарырга уйлыйбыз. Документ 60 бит чамасы булачак. Дөньяда сигез миллион татар яши икән, аны уртача 4кә, ягъни бер татар гаиләсенә дип бүлсәк, безгә ике миллионлап брошюра чыгарырга кирәк булыр. Һәрбер татар гаиләсендә бер китап булырга тиеш. Кеше “бу минем өчен язылган, әгәр дә мин эшләмәсәм, милләтебез, телебез, илебез бетү куркынычы алдында калыр” дип, үзаңына кертергә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10