ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

КФУ доценты сайлау узган биш елга нәтиҗә ясау мөмкинлеге, дип саный

26 май 2019, 19:58 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУ доценты сайлау узган биш елга нәтиҗә ясау мөмкинлеге, дип саный Профессор Мария Ефлова сайлаулар җәмгыять өчен файдалы булуын әйтте.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты, профессор Мария Ефлова, сайлау һәм праймериз ул - узган биш елга нәтиҗә ясау мөмкинлеге, дип саный. Бу хакта ул "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә белдерде.

"Казанда, Татарстанда сайлаулар чоры якынлашуы яхшы. Бу рефлексия чоры. Яңа ел якынлашканда без бит шул елда узганнарга йомгак ясыйбыз. Биш елга бер тапкыр сайлаулар уза. Бу безгә артка борылып карап, биш елга нәтиҗә ясау өчен сәбәп", - диде Мария Ефлова.

"Балалар укый, эшебез бар, ләкин ниндидер нечкәлекләр бар, социологлар моны тикшерә. Барыбер сайлауларга, тавыш бирүгә, праймеризга рефлексия моменты кебек кенә карарга кирәк. Бу җәмгыять өчен дә, аерым һәркемгә дә файдалы", - ди белгеч.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10