ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

КФУ доценты Татарстанда сайлауга килү күрсәткече югары булыр дип фаразлый

26 май 2019, 18:48 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУ доценты Татарстанда сайлауга килү күрсәткече югары булыр дип фаразлый "Татарстанда сайлауларга килү күрсәткече, халыкның гражданлык позициясе дәрәҗәсе югары", - диде Виктор Сидоров.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). КФУның политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров фаразлавынча, 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килү күрсәткече югары булачак. Бу хакта ул "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә белдерде.

Спикер 8 сентябрь көне сайлау өчен бик үк кулай вакыт булмавы турында сүз йөрүенә кагылышлы сорауга җавап бирде.

"Татарстанда сайлауларга килү күрсәткече, халыкның гражданлык позициясе дәрәҗәсе һәрвакыт югары. Бездә моның белән проблемалар юк, шуңа күрә Татарстан булачак сайлауларда тавыш бирү буенча яхшы күрсәткечкә ирешер. Башка төбәкләрдә авырлыклар булырга да мөмкин", - диде ул.

Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә праймериз уза. Алдан тавыш бирүдә 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе - партия әгъзасы түгел. Шушы көнгә әзерләнеп, кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәргән иде. Шул исәптән, дискуссияләр һәм стратегик сессияләрдә катнашты. Дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10