ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүнең Кызыл мәйданында китап фестивалендә катнаша

26 май 2019, 18:35

Татарстан нәшрияты чатырында 2 июньдә "Балалар өчен татар мифологиясе" китабын тәкъдим итү көтелә.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). 1-6 июнь көннәрендә Мәскәүдә узачак V “Красная площадь” китап фестивалендә Татарстанда нәшер ителгән китапларны да күреп булачак. Фестивальдә Татарстан китап нәшрияты үз басма продукциясен тәкъдим итәчәк. Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, нәшрият китаплары “Россия төбәкләре” бүлегендәге 17нче чатырда урын алачак.

2 июньдә биредә “Балалар өчен татар мифологиясе” китабын тәкъдим итү чарасы да оештырылачак.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелүче китап фестивалендә Татарстан китап нәшрияты даими катнашып килә. Алты көн дәвам итәчәк быелгы фестиваль программасында барлыгы 500 вакыйга – лекцияләр, мастер-класслар, концерт һәм спектакльләр каралган. Фестиваль А.С.Пушкин туган көненә багышлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10