ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Сәясәт белгече Виктор Сидоров барлык партия дә праймеризны кулланыр дип уйламый

26 май 2019, 18:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Сәясәт белгече Виктор Сидоров барлык партия дә праймеризны кулланыр дип уйламый КФУ галиме Россиядә уң партияләр электрон праймериз форматын уңышлы кулланырга мөмкин дигән фикерен белдерде.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров барлык сәяси партияләр дә праймериз форматын кулланыр дип уйламый. Бу хакта ул “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә әйтте.

"Сул партияләр - "Справедливая Россия", коммунистик партия сайлауларга үз вәкилләрен тәкъдим итү өчен съезд форматын файдаланачак. Бигрәк тә партиянең төбәк бүлекләренә таяначак. Алар праймериз ысулын кулланыр дип уйламыйм.

Уң партияләргә килгәндә, алар белән Россиядә берникадәр проблема бар. Чөнки россиялеләрнең сәяси культурасы да шундый: алар үз көченә караганда дәүләткә таянырга күнеккән", - диде Виктор Сидоров.

Уң партияләр инде праймеризны кулланды, ди сәясәт белгече. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта мондый тәҗрибә булган. "Электрон рәвештә үтә торган праймеризлар оештырылыр дип уйлыйм. Уң партияләр күбрәк яшьләр аудиториясенә йөз тота. Электрон праймериз файдаланылачак", - диде ул.

Виктор Сидров праймеризны үткәрү шактый чыгымлы булуын, аны бөтен партия дә күтәрә алмавын да искәртте. Франциядә праймериз түләүле, тавыш бирү өчен 1-2 евро түләргә тиеш булуларын билгеләп узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10