ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә

26 май 2019, 17:41 , Фото: архив

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә Җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15 — 20 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). 27 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшен, көчле яңгыр һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Көньяк-көнбатыштан исә торган җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15 — 20 метрга җитәргә мөмкин.

Казанда җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал, диелә бу хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы +9..14 градус, көндез +18..23 градус җылы булыр, дип фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10