ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Бу - өлгергәнлеккә беренчел имтихан

26 май 2019, 13:52 , Фото: Михаил Захаров

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Бу - өлгергәнлеккә беренчел имтихан Аның сүзләренчә, бер генә партия дә үз өстенә праймериз үткәрү җаваплылыгын алмады.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” сәяси партиясе уздырган праймериз партия өчен өлгергәнлеккә имтихан дигән фикердә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе бүген матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, бер генә партия дә үз өстенә праймериз үткәрү җаваплылыгын алмады. Мондый чара уздыруны таләп итү дөрес тә түгел, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

“Моны партия үзе хәл итәргә тиеш. Без моны үзебез өчен эшлибез. Кандидат сайлауларда узганмы-юкмы, анда барыбер алга китеш була”, - диде партия сәркатибе һәм күп кенә яшьләрнең праймеризда катнашканнарына рәхмәт әйтүен билгеләп үтте.

“Без файдалы әйберләрне дә, тәнкыйтьне дә күп кабул иттек. Безнең өчен бу өлгергәнлеккә һәм сайлаучыларыбызның ярдәменә беренчел имтихан бирә торган вакыйга”, - диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Билгеле булганча, бүген Татарстанда 460 хисап участогы эшли. Аларда 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10