ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз нәтиҗәсен Дмитрий Медведевка җиткерәчәк

26 май 2019, 13:11 , Фото: Михаил Захаров

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз нәтиҗәсен Дмитрий Медведевка җиткерәчәк Ул шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләренә шалтыратып, анда праймеризның ничек үтүе белән кызыксыначагын да әйтте.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы паймериз нәтиҗәләрен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка җиткерәчәк. Бу хакта ул бүген “Бердәм Россия” партиясенең матбугат үзәгендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы төрле сайлау участокларында булып, андагы эш барышы белән танышачагын, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләренә шалтыратып, анда праймеризның ничек үтүе белән кызыксыначагын белдерде.

“Бүген кичке тугызда праймеризның беренчел нәтиҗәләрен чыгарачакбыз. Миңа Мәскәүдән шалтырату булды. Партия рәисе Дмитрий Медведев каршында чыгыш ясап, Татарстанда праймериз ничек узуы хакында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Сайлау участокларына 400 меңләп кеше килер дип көтелә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10